Якынлашып килүче Яңа 2020 ел белән!

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә!

Узып баручы елга йомгак ясап, без аның иң якты вакыйгаларын һәм казанышларын искә алабыз, планнар корабыз һәм үз алдыбызга яңа перспектив бурычлар куябыз.

Киләсе 2020 ел илебез һәм республика тормышында әһәмиятле вакыйгаларга бай булачак. Барыннан да элек бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССРның 100 еллыгы. Алар Татарстанның һәр гаиләсендә эмоциональ яктан кайтаваз табарлар дип ышанабыз.

Әкияти һәм тылсымлы бәйрәм алдыннан чын күңелдән тынычлык, игелек һәм иминлек телибез! Өйләрегездә һәрвакыт татулык һәм гармония, күңел җылысы һәм уңайлылык хөкем сөрсен. Ә менә тормыш юлдашын табарга һәм әти-әни булу шатлыгын татырга өлгермәгән кешеләр моны Яңа елда эшләсен!

Татарстан Республикасы ГХАТ органнары ишекләре сезнең өчен яңа ел каникуллары вакытында да ачык булачак. Аларның эш режимы белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International