ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 ел ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү белән билгеләп үтелә. Шунысы куанычлы, Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда яңа юбилей елын беренче булып 50 ел бергә яшәгән пар ачып җибәрә. 2020 елның 7 гыйнварында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Низов Владимир Валентин улы һәм Лидия Александр кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.

2020 нче елның 7 нче гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Раштуа бәйрәменә беренче булып 2020 нче елның беренче яшь парларын теркәделәр.


6
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

2020  нче елның  6  январь  көнендә район бала тудыру йортында  Актаныш районы ЗАГС бүлеге тарафыннан  2020  нчы елның беренче  баласын теркәу тантанасы уткәрелде.

6 гыйнвар көнне Бөгелмә бала тудыру йортында Яңа 2020 елның курантлары вакытында туган сабыйны өйгә озату тантанасы булды. Бала дөньяга 1 гыйнвар көнне 00 сәгать 02 минутта, 3кг 700г авырлык белән туган. Бу бәхетле вакыйга Элеонора Инсаф кызы һәм Илшат Хәмид улы Булатовлар гаиләсендә була. Улына әти-әниләр Давид дигән матур исем биргәннәр (тәрҗемәдә сөекле).

2020 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә рубин юбилярларны котлау тантанасы узды. Исмәгыйль Габдельнур улы һәм Илсөяр Наил кызы Бариевлар  бергә тормыш корып яши башлауларының 40 еллыгын билгеләп үттеләр.

6 гыйнвар көнне Сарманда 2020 елда беренче туган сабыйны чыгару тантанасы узды. Кечкенә Ләйлә – Нәркиз һәм Лилия Мөхәмәтовлар гаиләсендә өченче бала.  4270 грамм авырлыктагы һәм 59 см буйлы кыз Сарман авылының бала тудыру йортында 2020 елның 1 гыйнварендә 17.50 сәгатьтә туган. Ләйлә абыйлы-энеле Нурзил һәм Нәзилдән соң гаиләдә беренче кыз бала.

2020 елның 6 гыйнварда Чистай бала тудыру йортында ТАССРның 100 еллыгы елында Чистай муниципаль районында 2020 елда беренче булып туган Еваның яңа туган кызын тантаналы рәвештә чыгару булды. Сергей һәм Эльвина Захаровлар гаиләсендә көтеп алынган кыз 1 гыйнварда 16 сәгать 25 минутта дөньяга килде. Әнине Эльвина Ириковнаны яңа туган бала белән чыгарганда ире һәм туганнары каршы алды.

2020 елның 6 гыйнварында Арча үзәк район хастаханәсенең акушерлык бүлегендә 2020 елның беренче булып туган баланы тантаналы рәвештә каршы алу узды.

Бала туудан да әһәмиятлерәк гаилә вакыйгасы бармы икән! Сабыйлар дөньяга килгән вакытта әти-әниләрнең йөрәкләре шатлык, дулкынлану һәм горурлык белән тулып тора. 2020 елның 3 гыйнварында Новиковларның зур һәм тату гаиләсендә алтынчы бала туды!

2020 елның 6 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә яңа 2020 елда туган беренче бала туу тантанасы узды. Ул – Әмир Дуткин исемендәге малай. Бала 1 гыйнвар көнне нәкъ төнге сәгать икедә дөньяга килде. 3388 граммлы малай 54 сантиметрлы үсеш белән туа.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International