2020 елның 6 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә яңа 2020 елда туган беренче бала туу тантанасы узды. Ул – Әмир Дуткин исемендәге малай. Бала 1 гыйнвар көнне нәкъ төнге сәгать икедә дөньяга килде. 3388 граммлы малай 54 сантиметрлы үсеш белән туа.
Яшь ата-аналарны әлеге истәлекле вакыйга белән шәһәр башлыгы урынбасары Флера Ивановна Андреева, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Марван улы Хәлимов, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альбина Марат кызы Шәйхетдинова котладылар. Алар тантаналы рәвештә Дуткиннар гаиләсенә бала туу турында таныклык, балалар товарлары сатып алу өчен бүләк сертификаты һәм сабыйларны карау өчен акча җыелмасы тапшырдылар.