Алабуга районында беренче бала

2020 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Бала туудан да әһәмиятлерәк гаилә вакыйгасы бармы икән! Сабыйлар дөньяга килгән вакытта әти-әниләрнең йөрәкләре шатлык, дулкынлану һәм горурлык белән тулып тора. 2020 елның 3 гыйнварында Новиковларның зур һәм тату гаиләсендә алтынчы бала туды!

2020 нче елның 6 нчы гыйнварында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россиянең яңа гражданины – Новикова Надежда Викторовнаның 1 нче номерлы туу турында язуы теркәлде.  

Елның беренче сабыен теркәү тантанасы Алабуга үзәк район хастаханәсенең бала тудыру йортында узды.  2020 ел, безнең республика өчен тантаналы һәм юбилей елы. ТАССР төзелүгә 100 ел. Новиковлар гаиләсенә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билге тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International