Сарман муниципаль районында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү елында туган беренче сабыйны тантаналы рәвештә чыгару

2020 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

6 гыйнвар көнне Сарманда 2020 елда беренче туган сабыйны чыгару тантанасы узды. Кечкенә Ләйлә – Нәркиз һәм Лилия Мөхәмәтовлар гаиләсендә өченче бала.  4270 грамм авырлыктагы һәм 59 см буйлы кыз Сарман авылының бала тудыру йортында 2020 елның 1 гыйнварендә 17.50 сәгатьтә туган. Ләйлә абыйлы-энеле Нурзил һәм Нәзилдән соң гаиләдә беренче кыз бала.

Мөхәмәтовлар гаиләсен котларга район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, баш табиб Айрат Галимов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, туганнары һәм якыннары килгән иде.Фәрит Мөнәвирович Мөхәмәтовлар гаиләсен тулылануы белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде, туу турында таныклык, «Татарстан АССРның 100 еллыгы» истәлекле билгесен, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлау һәм теләкләргә туганнары һәм якыннары да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International