2020 елның 6 гыйнварында Арча үзәк район хастаханәсенең акушерлык бүлегендә 2020 елның беренче булып туган баланы тантаналы рәвештә каршы алу узды.
Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Гарипова Г.Ф., Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Р. И., Арча районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А. М., Ташкичү авыл җирлеге белгече Хөсәенова Я. М., шулай ук ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әти-әнине Рамилә һәм Гөлүсә Зариповларны котлап, сабыйлары Илүзәгә тантаналы шартларда туу турында таныклык, район башлыгы Нуриев И. Г. исеменнән котлау адресы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.