ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 13 гыйнварында Балтач районының Смәел авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахманов Гарифулла Габдрахман улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай ук Габдрахмановлар гаиләсе гыйнвар аенда 65 ел бергә тормыш корып җибәрүләренә 65 ел!

13 гыйнвар көнне Зәй муниципаль районы башлыгы катнашында аппарат киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина 2019 елның эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

www.gosuslugi.ru услугалар порталында бүгенге көндә өйләнешү гаризасын тулаем рәвештә электрон формада биреп була. Бу услуга яшьләргә өйдән чыкмый гына регистрация үтү өчен җайлы. Бигрәк тә бер-береннән ерак яшәүче парларга бу бик зур уңайлыклар тудыра.

         2020 елның 13 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа ел каникулларыннан соң беренче дәрес «Гаилә белеме» электив курсы кысаларында узды.

         2020 нче елның 13 нче гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты буенча дәресләр яңадан башланып китте.


12
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

Еллар үткән саен үзара мөнәсәбәтләрнең җылылыгын саклап калуны бөтен кеше дә булдыра алмый. Бары мәхәббәт, тугрылык, бер – береңне хөрмәт итеп яшәү  белән генә әлеге датага  килеп җитәргә мөмкин. 2020 ел –  ТАССР төзелүгә 100 ел. 2020 ел Матаевлар гаиләсе Александр Иванович һәм Людмила Александровна өчен дә истәлекле ел булды.

Гыйнвар аенда Хәмдүнә Хәйдәр кызы һәм Ирек Сөләйман улы Кәтиевлар никахларының тимер юбилеен – бергә яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үттеләр.


11
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Тукай районы Иске Ерыклы авылында бергә гомер итүләренең алтын юбилеен Сагдиевлар Сирень Мәүли улы һәм Заря Гариф кызы билгеләп үттеләр. Сирень Мәүли улы белән Заря Гариф кызы төрле җаваплы урыннарда хезмәт куя: Сирень Мәүли улы «Камаз» заводында цех начальнигы, Заря Гариф кызы укытучы булып эшли.

Яшел Үзән шәһәре ГХАТ бүлегендә 2020 нче елның беренче пары никахларын теркәү тантанасы узды. Яшел Үзән егете Евгений Афанасьев һәм Чаллы кызы Алена Шубина үзләрен никахлары белән бәйләргә булган.

11 гыйнвар көнне, Теләче чаңгы базасында укучы балалар һәм яшьләр, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында район беренчелегенә чаңгы ярышы булып үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International