Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге 2019 елга йомгаклар ясады

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

13 гыйнвар көнне Зәй муниципаль районы башлыгы катнашында аппарат киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина 2019 елның эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

2019 ел йомгаклары буенча барлыгы 1579 гражданлык хәле турында актлары теркәлде, шул исәптән 363 – бала туу турында, 249 – никахны теркәү, 192 – аерылышу, 679 – үлем турында, 73 – ата булуны дәлилләү турында. 652 таныклык кабат бирелде, архив фондыннан – 2060 белешмә, 2000 берәмлек корреспонденция эшкәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International