Балтач районында гомер итүче Габдрахмановлар гаиләсендә икеләтә бәйрәм

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 13 гыйнварында Балтач районының Смәел авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахманов Гарифулла Габдрахман улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай ук Габдрахмановлар гаиләсе гыйнвар аенда 65 ел бергә тормыш корып җибәрүләренә 65 ел!

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Юсупов, җаваплылыгы чикләнгән «Смәел» җәмгыяте баш икътисадчысы Розалия Фазулзянова юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International