Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» электив курсы дәресләре яңадан башланып китте»

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 13 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа ел каникулларыннан соң беренче дәрес «Гаилә белеме» электив курсы кысаларында узды.

         Педагог-гаилә белгече Татьяна Одинцова һәм 29 нчы мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары гаиләнең социаль-психологик климаты темасын кузгаттылар. Балалар өйдәге атмосфера баланың үсешенә ничек йогынты ясавы турында сөйләделәр һәм тормыштан мисаллар китерделәр.

         Дәрес команда уены белән тәмамланды. Төркемнәргә бүленеп, балалар уңай гаилә климатын формалаштыру өчен уңайлы билгеләр исемлеген билгеләргә тырыштылар. Нәтиҗә сөендерде. Укучылар фикеренчә,алар өчен иң мөһим билгеләр - бердәмлек, яклау, үз гаиләңә ышаныч һәм горурлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International