2020 нче елның 13 нче гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты буенча дәресләр яңадан башланып китте.
ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова 1 нче һәм 33 нче мәктәп укучыларына «ГХАТ» аббревиатурасы нәрсә дигән сөйләде һәм учреждениегә мөрәҗәгать итеп, гражданнар нинди документлар алырга мөмкин икәнлеген аңлатты. Шулай ук балалар гаиләнең кеше тормышындагы роле һәм гаилә кыйммәтләре турында да уйладылар.
13 гыйнварда Россиядә күркәм традициягә әйләнгән иске Яңа елны билгеләп үтәләр. Гүзәл Исламовна балаларга үз гаиләсе өчен сюрприз ясарга тәкъдим итте – киләсе елга «кар бөртеге-символ». Укучылар иҗади биремне кызыксынып карадылар һәм иң гадәти булмаган һәм креатив кар бөртекләрен ясадылар. Ә киләсе 2020 елга төп символлар, әлбәттә, «Кайгырту», «Мәхәббәт» һәм «Дуслык»булды.