Быел ТАССРга 100 ел, Питрәч районнына 90 ел. Район башлыгы Ильхам Кашапов елныен беренче парына бүләк һәм истәлекле знак тапшырды. Фирдания һәм Марсель Муллагалиевлар 4 ел бергә. Тантаналы рәвештә язылышырга планлаштырмаганнар. Шулай туры килүенә гаҗәпләнгәннәр.
Балык Бистәсе районында туйлар календаре 2020 елның 11 гыйнварыннан башланды. Бу көнне бер пар никахларын теркәде. Яшь Башировлар гаиләсен Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы котлады.
Әлки районы ГХАТ бүлегендә 2020 елның беренче пары бүген, 10 гыйнварда язылышты. Түбән Колчурино авылы егете Федор Шакин һәм Чуаш Борнаеннан Ульяна Александрованың законлы никахларын теркәү тантанасына район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та килде. Ул яшьләрне бу зур һәм шатлыклы вакыйга – гаилә корулары белән котлады.
2020 елның 10 гыйнварында, Татарстан АССРның төзелүенә 100 ел тулган елда, Нурлат районының Никахлашу сараенда беренче никах – Михаил һәм Ксения Куликовларның никахын теркәү тантанасы узды.
Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Татарстан АССРның 100 еллыгы уңаеннан беренче никах теркәү тантанасы узды. Бу Рафис Вәлиев һәм Мария Москвичёва гаиләсе булды. Яшь парларны истәлекле дата белән Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова котлады.
10 гыйнвар көнне Апас район мәдәният йортында Апасыбызның мөхтәрәм кешеләре хөрмәтләнде. Бирегә авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырыш, фидакарь хезмәт куйган, төрле тармакларда эшләгән өлкән райондашларыбыз: терлекчеләр, механизаторлар, токарьлар, слесарьлар, эретеп-ябыштыру осталары, склад мөдирләре һәм 65, 60, 55, 50 ел бергә иңне-иңгә куеп яшәгән, үрнәк тормыш юлы узган гаиләләр чакырылган иде.
2020 ел Татарстан Республикасында ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Быел безнең Баулы районы да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шунысы игътибарга лаек, яшь парлар Руслан һәм Эльвира үзләренең никахларын нәкъ менә шушы истәлекле юбилей елында теркәделәр һәм алар яңа 2020 елның беренче пары булдылар.
2020 нче елның 10 нчы гыйнварында Татарстан АССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Югары Ослан муниципаль районы Карауҗа авыл җирлегендә Шеенковлар гаиләсе Михаил улы Анатолий һәм Константин кызы Валентина, Мәйдан авыл җирлегендә Нефедовлар гаиләсе Петр улы Юрий һәм Афанасий кызы Валентина белән бергә тормыш корып яши башлауларының зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
Гадәти булмаган һәм сирәк очрый торган Айя исемле яңа туган кыз 2019 елның 31 декабрендә дөньяга килде, ә бүген сабыйның әти – әнисе Рушан һәм Гөлнара беренче документ – кызы туу турында таныклык алу өчен ГХАТ бүлегенә килделәр.
Беренче гаилә документы – никахлашу турында таныклыкны Шальновлар гаиләсе алды. Булачак парлар 2020 нче елда Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителгән беренче никахлары булуга гаҗәпләнде.