16 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Идарә башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы ГХАТ органнары эшчәнлегенә йомгак ясап, 2019 елда 131 меңнән артык гражданлык хәле актлары теркәлүен, 417 меңнән артык башка юридик яктан әһәмиятле гамәл башкарылуын хәбәр итте.
2020 елның 16 гыйнварында Казанда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләрен бүләкләделәр.
2020 елның 16 гыйнварында Казанда коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды, анда Татарстан республиканың ЗАГС органнарының узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Минзәлә шәһәрендә яшәүче Александр Николай улы һәм Галина Сергей кызы Федотовлар гаиләсе шушы көннәрдә зур юбилей – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Бу гаилә шәһәр халкы арасында зур игътирамга лаек.
Тукай районында йөкле хатын-кызлар катнашында ана булуга әзерлек буенча беренче дәрес узды. Дәрес Тукай район үзәк хастаханәсендә социаль ярдәм үзәге психологы тарафыннан гаиләгә һәм ата-аналарга әзерлек буенча төрле структураларның ведомстволар хезмәттәшлеге кысаларында оештырылды.
Бүген, 2020 нче елның 15 нче гыйнварында, Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан беренче туу турында акт теркәлде. Югары Ослан муниципаль районында 2020 нче елда беренче бала 3820 гр авырлыктагы малай булды.
Ул – 6 гыйнварда дөньяга килгән София исемле кыз. Бу вакыйга уңаеннан яңа туган сабыйларның ата-аналарына 2020 елда Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә махсус әзерләнгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хаты тапшырылды.
2020 ел – Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү елы. 2020 елның 15 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда 100 гаиләгә ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатлары тапшырылды.
Кукмара үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 2020 нче елның беренче яңа туган сабыйны чыгару тантаналы рәвештә булды. Балтач районы Алан авылыннан Зөбәрҗәт һәм Ринат Гафуровлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде, олы кызлары Зөһрәгә 1 яшь тә 10 ай. Сабыйга Сылу исеме куштылар.
15 гыйнвар көнне Лениногорск муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Идрисовлар гаиләсе: Сәет Нургали улы белән Клара Вахыйт кызы «Тимер» туйларын – 65 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.