Минзәлә шәһәрендә яшәүче Александр Николай улы һәм Галина Сергей кызы Федотовлар гаиләсе шушы көннәрдә зур юбилей – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Бу гаилә шәһәр халкы арасында зур игътирамга лаек.
Александр Николай улы 25 елдан артык нефть чыгаручы булып эшли. Галина Сергей кызы 40 елдан артык башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
Федотовлар гаиләсе – зур гаилә. Алар 3 бала тәрбияләп үстергән. Хәзергесе көндә аларның 7 оныклары бар. Яңа елның 6 гыйнвар көнендә юбилей уңаеннан аларны котларга районның ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре килде.
50 ел гомерләрен бер берсенә багышлап, үрнәк балалар тәрбияләп үстергән кешеләр ихтирамга лаек, яшь буын өчен үрнәк!