Лениногорск муниципаль районында «Тимер юбилярлар»

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

15 гыйнвар көнне Лениногорск муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Идрисовлар гаиләсе:  Сәет Нургали улы белән Клара Вахыйт кызы «Тимер» туйларын – 65 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Моннан нәкъ 65 ел элек, 1955 нче елның 4 нче гыйнварында Татарстан АССР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Сәет Нургали улы белән Клара Вахыйт кызының гаиләсе никахларын рәсмиләштерәләр. Бу истәлекле көнне алар юбилярларның Мактау китабына имзаларын  куйдылар. ГХАТ бүлеге белгече Шәфикова Ландыш Әүхәт кызы Идрисовлар гаиләсен котлап аларга юбилей таныклыгын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International