16 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Идарә башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы ГХАТ органнары эшчәнлегенә йомгак ясап, 2019 елда 131 меңнән артык гражданлык хәле актлары теркәлүен, 417 меңнән артык башка юридик яктан әһәмиятле гамәл башкарылуын хәбәр итте.
Ул шулай ук Татарстан Республикасында Идел буе федераль округында туу турында актлар теркәлү саны кимүенең иң түбән темплары күзәтелүен һәм бер үк вакытта үлү турында теркәлгән актлар саны кимүен билгеләп үтте.
Икенче һәм аннан соңгы балалар туу халык санын тотрыкландыруның мөһим факторы булып тора. 2019 ел нәтиҗәләре буенча нәкъ менә шундый балалар Татарстан Республикасында туучыларның гомуми саныннан 60% тан артыгын тәшкил итте.
Г.Р. Нигъмәтуллина сүзләренә караганда, гаиләдә беренче туган балалар санының өзлексез кимүе борчу тудыра. 2013 елда алар 26,4 меңнән артык булса, узган ел нәтиҗәләре буенча яңа туган балаларның 16 833 яки 39% ы гына беренче туган балалар.
Шул ук вакытта Россия Президенты В.В. Путинның Федераль Җыенга Юлламасында күрсәткән инициативалар, аның фикеренчә, 3-5 ел дәвамында демографик үсештәге тискәре тенденцияләрне үзгәртергә һәм республиканы һәм тулаем алганда илне халыкның динамик, тотрыклы табигый үсеше траекториясенә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, Г.Р. Нигъмәтуллина үз нотыгында Татарстан Республикасының гаилә сәясәте концепциясе проектын эшләү буенча тәкъдимнәр җиткерде, аларны ГХАТ тармагын алга таба үстерү кирәклеге белән бәйләде.
Коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Т.П. Ларионова, ТР Югары Суды Рәисе урынбасары М.М.Хәйруллин, Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президенты, Парламент һәм ТР Хөкүмәте Аппаратлары вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль структуралары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.