2020 елның 16 гыйнварында Казанда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләрен бүләкләделәр.
Коллегиянең йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республиканың ЗАГС органнарының иң яхшы белгечләрен билгеләп үтте.
Бүләкләнүчеләр арасында-Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре Галина Кузнецова. Аңа «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды.
Гражданлык хәле актларын теркәү системасын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Түбән Кама ГХАТ Идарәсе баш белгече Венера Нуриева бүләкләнде.