Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2020 нче елда туган беренче сабыйның әти-әниләренә туу турында таныклык тапшыру тантанасы

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген, 2020 нче елның 15 нче гыйнварында, Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан беренче туу турында акт теркәлде.

Югары Ослан муниципаль районында 2020 нче елда беренче бала 3820 гр авырлыктагы малай булды. Тимофеевлар Андрей һәм Ирина гаиләсендә бишенче бала булып буе 56 см. уллары Александр туды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова бәхетле ата - аналарны чын күңелдән котлады, беренче дәүләт документын-туу турында таныклыкны, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау адресын һәм уенчык тапшырды.

Бу шатлыклы вакыйга белән яңа туган балаларның әти-әниләрен Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова котлап истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International