Кукмара үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 2020 нче елның беренче яңа туган сабыйны чыгару тантаналы рәвештә булды. Балтач районы Алан авылыннан Зөбәрҗәт һәм Ринат Гафуровлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде, олы кызлары Зөһрәгә 1 яшь тә 10 ай. Сабыйга Сылу исеме куштылар.
Сабыйны туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Равил Хәлиев килделәр. Бәхетле ата-аналарга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев исеменнән котлау открыткалары, символикалы шапка һәм шарф, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль, хезмәттәшләре яңа туган балага комбинезон һәм чәчәкләр тапшырдылар.