ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

         2020 елның 18 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә көмеш юбилярлар өчен Мендельсон маршы яңгырады. Төп геройлар-ирле-хатынлы Цыгановлар Василий Геннадьевич һәм Светлана Мөстәкыймовна.

         2020 елның 18 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа өйләнешүчеләр белән очрашу булып узды.

         2020 елның 18 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Бабаевларны 45 яшьлек юбилее белән котладылар.

         2020 елның 18 гыйнварында Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» эшли башлады.

         2020 елның 18 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Шумилиннар Юрий Николаевич һәм Валентина Николаевнаны 25 еллык юбилее белән котладылар. 


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Гражданлык актларын теркәү залында Ютазы районында тантаналы төстә Бәйрәкә авылыннан Динара һәм Роман Самсоновлар никахлашты. Бу көнне бәхетле яшь гаиләне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина тәбрик итте, яшьләргә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Минзәләдә 17 гыйнвар көнне 2020 елның беренче гаиләсенең никахы теркәлде. Елның иң беренче пары – Регина Галиева белән Роберт Полховскийның законлы теркәү тантанасында яшьләрнең әти-әниләре, якыннары, туганнары, дуслары да катнашты.

2019 елның 17 гыйнвар аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 100 бала туу турында акт теркәлде. 2020 елнын 9 гыйнвар көнне Агафонов Антон Михаил улы һәм Сафина Алия Айдар кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Милана исеме кушылды.

Нургаяз Нурлыгаян улы һәм Минзилә Габдулла кызы Усмановлар гаиләсен 50 яшьлек юбилее белән Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев котладылар.

2020 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Карелия Республикасы ГХАТ Идарәсе башлыгы Михаил Владимирович Ковалев булып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International