2020 елның беренче тантаналы язылышуы

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Гражданлык актларын теркәү залында Ютазы районында тантаналы төстә Бәйрәкә авылыннан Динара һәм Роман Самсоновлар никахлашты. Бу көнне бәхетле яшь гаиләне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина тәбрик итте, яшьләргә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Бу көн алар өчен бик күп еллардан соң да якты истәлек булып калыр һәм алар үз карарлары өчен үкенмәсләр һәм аларның киләчәктә туачак балалары да үз бәхетләрен табарлар, дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International