Әлмәт шәһәрендә 100 бала туган

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

2019 елның 17 гыйнвар аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 100 бала туу турында акт теркәлде. 2020 елнын 9 гыйнвар көнне Агафонов Антон Михаил улы һәм Сафина Алия Айдар кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Милана исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, аларга баланың  беренче дәүләт документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан  кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз.  Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай акыллы-тәүфиклы, зирәк-оста кеше булыр өчен туганлыгына шатланабыз.  Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International