Минзәләдә 2020 елның беренче гаиләсенең никахы теркәлде

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Минзәләдә 17 гыйнвар көнне 2020 елның беренче гаиләсенең никахы теркәлде. Елның иң беренче пары – Регина Галиева белән Роберт Полховскийның законлы теркәү тантанасында яшьләрнең әти-әниләре, якыннары, туганнары, дуслары да катнашты.

«Бүген кабызган гаилә учагыгыз беркайчан да сүнмәсен. Бергә башлаган тормыш юлыгыз киң булсын, сикәлтәсез булсын, аны кулга-кул тотынышып бергә узарга язсын. Пар балдакларыгыз мәңгелек мәхәббәтегезне исбатлап торсын! Гомергә сөеп-сөелеп яшәргә язсын!», – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева яңа өйләнешүчеләрне район башлыгы Айдар Салахов исеменнән котлады. Ул елның иң беренче парына ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесе, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
«Сезнең алда – озын тормыш юлы. Гаилә төзү яңа гражданлык бурычлары, бер-берегезнең бәхете, тормышы өчен зур җаваплылык та йөкли. Җәмгыятебез алдында да җаваплылыгыз арта. Сикәлтәләр дә, каршылыклар да очрар, бер-берегезгә терәк булып, кулыгызны-кулга тотынып, тормыш сынауларын бергә үтегез. Гаиләгездән бәхет, мәхәббәт, тугрылык беркайчан да китмәсен! Үрнәк гаилә булып яшәгез!», – дигән теләкләр җиткерде яшь гаиләгә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова.
«Бүген безнең өчен могҗизалы көн. Алдагы тормыш юлын бәхеттә, шатлыкта үткәрәсебез килә. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан безгә тапшырылган юбилей медале гаиләбез өчен дә истәлекле, чөнки гаиләбезнең тарихы Татарстан өчен мөһим дата белән бәйле вакыйгадан башланды. Без әлеге бүләкне кадерләп сакларбыз», – дип тәэсирләре белән уртаклашты яшь пар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International