Азнакай районы Тымытык авыл җирлегендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Нургаяз Нурлыгаян улы һәм Минзилә Габдулла кызы Усмановлар гаиләсен 50 яшьлек юбилее белән Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев котладылар. Тымытык авыл җирлегендә яшәүче хөрмәтле райондашларны шушы күркәм бәйрәм белән котларга җирлек башлыгы Эльвира Гыйләҗева, ветераннар советы рәисе Радик Солтанов, элеккеге хезмәттәшләре, туганнары, якыннары килгән иде.

Нургаяз Нурлыгаянович – Татарстан Республикасының атказанган агрономы – тормыш иптәше Минзилә ханым белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр, өч оныкның  яраткан бабасы һәм   әбисе булып бәхетле  гомер кичерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International