Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе ел нәтиҗәләре буенча лидерлык позициясендә

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 16 гыйнварында Казанда коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды, анда Татарстан республиканың ЗАГС органнарының узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Татарстан ЗАГС органнары өчен махсус эшләнгән индикатив мониторинг системасы нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама районы 24,1 балл җыйды, шул рәвешле, лидерлык позициясендә. 

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Марат Хәйруллин, министрлыклар һәм ведомстволар, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль структуралары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International