Йөкле хатын-кызлар белән беренче дәрес

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Тукай районында йөкле хатын-кызлар катнашында ана булуга әзерлек буенча беренче дәрес узды. Дәрес Тукай район үзәк хастаханәсендә социаль ярдәм үзәге психологы тарафыннан гаиләгә һәм ата-аналарга әзерлек буенча төрле структураларның ведомстволар хезмәттәшлеге кысаларында оештырылды.

Дәреснең максаты йөкле хатын-кызларның яңа социаль рольны кабул итәргә булышу, җиңел бала табуга һәм яхшы вакыйгаларга ышаныч күтәрү.  ГХАТ бүлеге әлеге чарада катнашты, булачак әниләргә «Гаилә битләре» дигән белешмә әсбаплары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International