2020 елның 14 мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» проекты буенча дәрес узды.
2020 нче елның 14 нче мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен өмә консультатив дәресләр яңадан башланып китте.
Көтеп алынган сабыйның дөньяга килүе – бөтен гаилә өчен зур бәхет. Әгәр берьюлы ике бала туа икән, бу – икеләтә бәхет. Бу язмышның очраклы билгесе генә түгел, ул бер-береңә туры килү һәм наз нәтиҗәсе генә дә түгел, тормыш юлында сирәк уңыш, чөнки мәхәббәт бер үк вакытта берьюлы ике җимешне сирәк бүләк итә. Әгәр дөньяга “Королева” игезәге туса – бу шатлык кына түгел, ул чын язмыш бүләге.
14 март көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Яшь гаилә мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Мәктәп эшендә яшь гаилә парлары, булачак яшь парлар, ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Антонова Анастасия Станиславовна, гаилә психологы Алена Владимировна Юскевич, табиб-гинеколог, хатын-кызлар консультациясе мөдире Елена Александровна Федотова катнаштылар.
2020 елның 13 мартында «Нык гаилә» республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Чистай Никахлашу сараенда 6 гаиләгә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды. Гаиләләрдә икенче бала дөньяга килде, һәркем үз капиталы белән.
2020 елның 13 мартында Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 100-нче сабыйның тууын теркәү тантанасы узды. Бу истәлекле вакыйга белән Артем Александр улы белән Зәринә Нәби кызын котларга дип «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова һәм «Алтыным» балалар товарлары кибете җитәкчесе Гөлшат Хәмидуллина килде.
Спас районының Болгар ЗАГС бүлегендә быел беренче гаилә парын теркәү тантанасы булды.
Районның быелгы беренче гаиләсен Алена белән Станислав Глуховлар кордылар. ЗАГС бүлеге мөдире Татьяна Марюхова аларны гомергә бер була торган зур вакыйга белән җылы котлады.
Нурлатның Мактаулы гражданины, заманында районның футбол командасы составында уйнаган Марат Летфуллин 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Марат Сәетгәрәевичка "ТАССР төзелүгә 100 ел" истәлек билгесе тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде, Нурлат районы һәм республика үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Сарман муниципаль районының Сарман авылында яшәүче Раян һәм Мөзәянә Илһаметдиновлар үзләренең тимер туйларын билгеләп үттеләр. «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында юбилярларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Бүген, 13 мартта Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда тыл хезмәтчәннәре – гаилә парларын хөрмәтләделәр. Чара Татастан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катрнашында узды.