Татарстан АССР ның 100 еллыгына һәм Баулы районының 90 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Баулы районы ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы дәвам итә. Бүген ике яшь әни Ана капиталы сертификатын алды.
Бүген, 18 март көнендә, Саба районы гимназиясенең югары сыйныф укучылары Сабаның куп функцияле үзәгенә урнашкан ЗАГС бүлегендә булдылар. Укучыларны Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова кешенең гражданлык хәле документларының зур төгәллек белән алып барылуы, мәгълүмати технологияләрнең киң кулланылуы, гаризаларның нигездә электрон төрдә кабул ителүе турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, ә иң кызыксындырганы үзләренең актлар китабына теркәлгән исемнәрен күрү булды.
Бүген Алексей Григорҗевич һәм Галина Михайловна Солдатовлар гаиләсен мәхәббәт юлы буйлап дигән телепроектта катнашу өчен видеоязма төшерелде. Алексей Григорҗевич һәм Галина Михайловна хезмәт юлы Алексеевск районы белән бәйле, алар икесе дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйдылар, икесе дә хезмәт ветераны, 55 ел бергә тату гомер кичерәләр.
Аларның ике улы, өч оныгы, бер оныкчыгы бар.
Бәйрәмнең сәбәпчесе Раил һәм Ләйсән Гилметдиновлар гаиләсендә туган дүртенче сабый. Бәхетле әти -әни улларны Камал дигән бик күркәм исем сайлаганнар.
15 март көнне Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге белгечләре Фәһимә Абдулла кызы һәм Камил Хуҗа улы Солтановларны бриллиант туйлары белән котладылар.
Бу чарага ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, район мөселман хатын-кызлар оешмасы Рәйсә Зарипова чакырулы иде. Әдәп, әхлак, рухи халәт, гаилә кыйммәтләре-кешедә иң беренче күтәрелә торган мәсьәләләр каралды.
Тантана гадәттәгечә Галия Кайбицкая исемендәге музейда узды. Егерме укучы үзләренең төп документларын Татарстан Республикасы Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең миграция пункты башлыгы кулыннан алды.
2020 нче елның 16 нчы мартында Макыл авыл җирлегенең мәдәният йортында 50 ел бергә гомер иткән Бикмөхәмәтовлар гаиләсе Мады һәм Шәяхмәт кызы Еленаны хөрмәтләү тантанасы булып узды һәм бу парлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бу гаилә 50 ел бергә гомер кичерделәр.
2020 елның 14 мартында Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге «Пар канатлар» клубы каршында «ялгыз йөрәкләр»клубы каршында чираттагы очрашу уздырды. Бу очрашулар клуб катнашучылары теләге буенча төрле форматта һәм стильләрдә уза.
Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле авыл җирлегендә яшәүче 18 тыл хезтәтчәненә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырылды.Юбилей медальләрен һәм район башлыгы С.А.Демидов исеменнән бүләкләрне авыл җирлеге башлыгы И.К.Хаматвалиев һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. тапшырды.