2020 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә бушлай юридик ярдәм көне үткәрелде.
2020 елның 25 июлендә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Руслан һәм Айгөл Миргалауовлар никахы узды. Алар икесе дә инде берничә ел Мөслим районы Башкарма комитетында тырышып эшлиләр: Руслан – сметчик, Айгөл – ЗАГС бүлегенең баш белгече. Без Миргалауовлар гаиләсен ихлас күңелдән котлыйбыз һәм алар йөзендә безнең район тагын бер матур үрнәк гаиләгә ия булыр дип ышанабыз.
Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгы уңаеннан Актаныш районы ЗАГС бүлеге 2020 елның 100 нче баласын теркәу тантанасы уткәрде. Бәхетле әти- Давлетов Илнар Изаил улы хәм әнисе- Давлетова Чулпан Айрат кызы кызларына Ильвина исеме куштылар.
Җәй-туй тантанасын үткәрү өчен бик матур вакыт. Җәйге туй өчен теләсә кайсы стиль һәм тематика туры килә, чөнки елның җылы вакытында күп кенә идеяләрне тормышка ашыру күпкә җиңелрәк.
Бүген Николай Иванович һәм Нина Федоровна брилиант юбилеен билгеләп үтәләр. 60 ел элек алар гаилә берлеген ныгытып, шул вакыттан бирле шатлыкта-шатлыкта «кулга кул тотынып " тормыш юлыннан баралар. Чистай Никахлашу сарае традициясе буенча, ирле-хатынлы итеп игълан ителгән минутларны искә төшерделәр.
Илларионовлар гаиләсе Виктор Сергеевич һәм Надежда Федор кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Виктор Сергеевич ПМКда, аннан Биектау хастаханәсендә электрчы булып эшләгән, ә Надежда Федоровна балалар бакчасында.
Биектау районы Юртыш авылында Гөбәйдуллин Ренат Хидиятулла улы улы һәм Нурания Кадыйр кызы гаиләсендә тантаналы көн – бергә яшәүләренә 50 ел. Ерак 1970 елда үз язмышларын берләштереп, дөнья сукмагы буйлап иңгә иң куеп, авыр мизгелләрдә бер-берсенә төрәк булып гомер кичерәләр. 2 балаларына тормыш бүләк итеп, оныкларын тәрбияләшергә булышалар. Аларны юбилейлары белән районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Шакирова Гөлсинә котлады һәм рәхмәт хаты тапшырды.
Фирая Котдус кызын әле күркәм бәйрәме белән Балтач район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Рифхат кызы Ахметханова котладылар, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырдылар.Гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган Фирая Хакимҗанова ихласлылыгы, ягымлылыгы белән кешеләр күңелен яулый алган шәхес. Юбилярга һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калырга, алга таба да балалары, оныклары арасында бәхетле булып, шатланып яшәргә насыйп булсын!
Туйга әзерләнгәндә бик күп эшләр башкарырга кирәк, әмма яшьләр алдында торган беренче эш – алар законлы ир белән хатын булачак көн сайлау. Кемдер астрологлар белән бу уңайдан киңәш итә, кемдер нумерологиягә ышана, кемдер сынамышларга ышана, ә кемдер өчен никахны теркәү турында таныклыкта күрсәтелгән дата матур булуы мөһим.... Әмма һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: иң мөһиме – мөнәсәбәтләр, калганы – тормыш сыйфатына йогынты ясамый торган өстәмә генә. Мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч – нык һәм бәхетле гаиләнең нигезе.
2020 нче елның 18 нче июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1500 нче сабыйга тантаналы рәвештә исем кушу чарасы булып узды. Бу сабый - Артур һәм Алсу Әхмәтшиннар гаиләсендә туды .