Баулы районының 90-еллыгы көнендә яңа гаилә туды 10.08.2020

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Бүген, 10 августта, Баулы районы оешуга нәкъ 90 ел тула. Даими рәвештә инфраструктура камилләшә барган, халык ялы һәм эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган, гаилә кыйммәтләрен саклау өчен күп көч куелган районда  яшь гаиләләр туа. Һәм шундый гаиләләрнең берсе нәкъ менә шушы юбилей көнендә һәм ТАССРның 100 еллыгы елында барлыкка килде.

 Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Г. Хәмидуллин Хәсәншиннар гаиләсенә никах теркәү турындагы таныклыкны тапшырды. Моннан тыш, Ринат белән Даниягә "ТАССРның 100 еллыгы" истәлек билгесе, бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International