2020 елның 18 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 500 нче пар теркәлде.
17 июль көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә Семеновлар гаиләсенең туй юбилее тантанасы узды.
Моннан 60 ел элек язмыш Сергей Михайлович һәм Валентина Ивановнага бөек бүләк ясаган – алар бер-берсен очраткан, шундый зур һәм чиксез дөньяда үзләренең парларын тапкан. Аларның озак вакыт белән сыналган гаилә мөнәсәбәтләре чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора. Юбилярлар матур балалар тәрбияләп үстергәннәр, аларның 4 матур оныклары, 3 оныкчыклары бар.
2020 елның 17 июлендә Андреевлар гаиләсе зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтә.
2020 елның 17 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 17 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Валиуллиннар Фархад Ильдус улы һәм Алия Ризал кызы гаиләсендә булды. 7 июль көнне аларның ике кызлары туды. Яңа туган сабыйларга Нәргизә һәм Луиза исемнәре кушылды.
Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин Урыссу бистәсеннән Нигъмәтуллиннар гаиләсен әлеге якты бәйрәм белән котлады һәм аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.
Бүген Юрий Иванович һәм Надежда Макаровна алтын юбилейларын һәм билгеләп үтәләр. Нәкъ 50 ел элек алар гаилә берлеген ныгытып, кайгыда шатлыкта «кулга кул тотынып» тормыш юлыннан баралар. Чистай Никахлашу сарае традициясе буенча, ирле-хатынлы итеп игълан ителгән минутларны искә төшерделәр.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе республика китапханәләре эше турында халык фикерен ачыклау максатыннан сораштыру үткәрә. Сораштыру нәтиҗәләре республикада китапханә хезмәтен гамәлдәге социаль таләпләргә туры китереп камилләштерергә ярдәм итәчәк.
Чистай ЗАГС бүлегендә 2020 елның 14 июлендә 300-нче сабыйның тууы дәүләт теркәвенә алынды.
Субханкуловлар гаиләсендә икенче улы туа. Егетне Булат дип атадылар, корыч дигән сүз.
Узган атнада, 7 июль көнне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Әгерҗе муниципаль районы ЗАГС бүлегендә гадәти булмаган никах теркәлде. Яңа өйләнешкән ирле-хатынлы Илдар Хисамов һәм Наталья Шәрипова тантанага велосипедта килгәннәр. Бернинди фата һәм күбәләк-галстук та, бернинди ак күлмәк һәм үтүкләнгән кара чалбар да юк - аның каравы, велосипедчыларның тулы экипировкасы: велокостюм, кроссовкалар һәм, әлбәттә, шлем. Ә лимузин урынына - велосипедлар.
2020 елның 10 диюлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 16 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Гатиев Айрат Миргаяз улы һәм Элҗмира Ринат кызы гаиләсендә булды. 8 июлдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә аларның ике кызы туды.Яңа туган сабыйларга Эмилия һәм Амалия исемнәре кушылды.