Борбаш авылында яшәүче Ильшат белән Рәмзия Гыйльметдиновлар гаиләсендә бу инде дүртенче бала. Яшь булуларына карамастан “күп балалалы гаилә” исемен алар инде 2014 елда ике игезәк кызларын һәм 2018 елда бер малай алып кайткачтын ук алганнар иде. Яшьләрнең шатлыкларын уртаклашырга дип ЗАГС бүлеге хезмәкәрләре, Балтач районы башкарма комитеты җитәчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, хезмәттәшләре, эби-бабайлары, туганнары, дуслары жыелды, җылы теләкләр әйтелеп,истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бирелде.