2020 елның 3 июлендэ Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туучылар санына йомгак ясалды.
Агымдагы елның май аенда балалар туу турында 255 акт теркәлгән,өстәвенә, кызлар – 130, малайлар -125.
Беренче бала 90 гаиләдә туды, икенче бала 109 гаиләдә , өченче һәм аннан соңгы балалар 56 гаиләдә туды. Шулай ук Түбән Каманың 4 гаиләсендә игезәкләр аваз салды.