Июль-иң яхшы җәйге ай. Июль-бай ай. Июль аенда җиләкләр өлгереп җитә, беренче алма, яшь бәрәңге һәм иртә кәбестәне авыз итәргә була.
Шулай итеп, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә дә бу ай яңа гаиләләргә һәм яңа туган балаларга бай булды. Әлмәт шәһәренең 110 пары үз гаиләләрен корды, күпчелек туйлар тантаналы шартларда узды.
Һәр гаиләдә бала туу - иң көтеп алынган һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе. Июль аенда Әлмәт муниципаль районында 201 сабый дөньяга килде. Аларның 102се малай һәм 99ы кыз. Бу айда баланың минималь авырлыгы 1185 гр, максималь авырлыгы – 4870 гр. Иң яшь әнинең яше - 19, иң өлкәненә-43, иң яшь әтигә -21, ә иң олысына 50 яшь. Аделина, Амелия, Алисә, Ева, Кира, Ясмина, Максим, Дамир, Егор, Рамазан кебек балалар исемнәре үзләренең популярлыкларын югалтмый. Бу айның сирәк исемнәре Сафиаллох, Эда, Сумая, Мелисса, Алан, Азиз, Аман, Усман.