Чистай Никахлашу сараенда Подвалновлар гаиләсен бриллиант юбилейлары белән котлыйлар

2020 елның 4 августы, сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, «Нык гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2020 елның 3 августында Чистай Никахлашу сараенда «бриллиант юбилярлар» – Павел Александрович һәм Мария Яковлевна Подвалновлар котлаулар кабул иттеләр.

Нәкъ 50 ел элек алар гаилә берлеген ныгытып, шатлыкта-шатлыкта «кулга кул тотынып», тормыш юлыннан баралар. Чистай Никахлашу сарае традициясе буенча, ирле-хатынлы итеп игълан ителгән минутларны искә төшерделәр. Павел Александрович һәм Мария Яковлевна өчен яңадан Мендельсон маршы яңгырады, алар бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык антларын бирделәр һәм традиция буенча юбилярларның истәлекле китабына кул куйдылар.

Подвалновлар гаиләсе-бөек хезмәтчәннәр, икесе дә Чистай сәгать заводы коллективының горурлыгы. Хезмәттә дә, көнкүрештә дә, күңел ачуда да алар һәрвакыт алдынгы. Ирле-хатынлы ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары һәм 5 оныкчыклары бар.

Бу көнне алар адресына Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләреннән ихлас котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык гаиләләр дә шундый ук нык булсын, аларда һәрвакыт мәхәббәт, үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International