ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай муниципаль районы Татар Сарсазы авылында «алтын юбилярлар» – ирле-хатынлы Абдуллиннар котлаулар кабул иттеләр.
Рәис Мөхлисулла улы һәм Әлфия Мөдәрис кызы 1970 елның 6 августында Чистай Никахлашу сараенда никах теркәделәр. Һәм менә 50 ел инде алар өчен гаилә тормышының төп кыйммәтләре булып мәхәббәт, тугрылык, үзара аңлашу һәм хөрмәт тора.
Абдуллиннар гаиләсе Татар Сарсазы авылының иң хөрмәтле гаиләләреннән берсе генә түгел, ә Чистай муниципаль районының да. Ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 25 елдан да ким булмаган, гаилә нигезләренең ныклыгын күрсәтүче һәм балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары тәрбияләгән ата-аналарга "мәхәббәт һәм тугрылык өчен"медале тапшырыла. 2019 елда Чистай муниципаль районында бу пар лаеклы рәвештә Абдуллиннар гаиләсе булды.
Рәис Мөхлисулла улы берничә тапкыр Мактау грамоталары һәм җитештерү алдынгысы билгесе белән бүләкләнде. Аның гомуми хезмәт стажы 47 ел тәшкил итә. Әлфия Мөдәрис кызы хезмәт ветераны, гомуми хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә. Әмма Данлы хезмәт юлыннан тыш, ул, күп балалы әни, Татарстан Республикасының 2 нче дәрәҗә «Ана булу медале» медале белән бүләкләнгән. Тату, хезмәт сөючән гаиләдә 5 бала үсә. Оныклары үсеп килә.
Бу көнне алар адресына Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләреннән ихлас котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык гаиләләр дә шундый ук нык булсын, аларда һәрвакыт мәхәббәт, үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсен!