Ел саен 2 августта Россиядә Һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Рәсми рәвештә ВДВ туган көн дип 1930 елның 2 августын саныйлар. Үзенең бай тарихы дәверендә Һава-десант гаскәрләре хәрби хезмәткәрләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге, ныклыгы, бурычка һәм Хәрби антка тугрылыгы барлык сынаулар аша үтәргә мөмкинлек бирде.
Кристина һәм Владимир Исаевлар үз гаиләләрен булдыру өчен нәкъ менә шушы искиткеч көнне сайладылар.
2020 елның 2 августында Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә яшь пар никахын теркәде.
Һава-десант гаскәрләре ышанычлы һәм сыналган Россия Кораллы Көчләренең авангарды булды һәм булып кала бирә.
Үзенең тормышын Һава-десант гаскәрләре белән бәйләүчеләр бәйрәм көнне зәңгәр берет һәм тельняшка киеп йөрү хокукы белән горурлана.
Яшь гаиләгә уңышлар һәм иминлек телибез, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре һәрвакыт тугрылыклы, нык һәм ышанычлы булсын.