08.08.20 — Мамадыш районының 10 пары өчен гаиләләре туу көне булып истә калачак. Әйтергә кирәк, алар барысы да диярлек бу датаны салкын кыш көннәрендә үк барлап куйган. Әйтерсең, бу датаның язылышучылар арасында иң популяр булачагын алдан абайлаганнар.
Яшьләр, чиксезлек һәм гармония сыйфатларына ия булган сигезле санының могҗизасы, гаиләләренең тагын да ныграк һәм дәвамлырак булуына тәэсир итмичә калмас дип ышаналар. Гомүмән алганда, август ел саен гаилә кору өчен иң популяр ай булып санала. Быел аавгуст аена барлыгы 35 гариза тапшырылган.