Лениногорск муниципаль районында 200 нче пар теркәлде

2020 елның 7 августы, җомга

2020 елның 7 август көнендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Волков Павел Николай улы белән Анастасия Евгений кызы үзләренең никахын рәсми рәвештә тантаналы рәвештә теркәде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена Яков кызы бу истәлекле вакыйга белән парны котлап аларга беренче гаилә документын - язылышу турында таныклыкны тапшырды, Аларның уртак тормышлары һәрвакыт наз, бәхет һәм мәхәббәт белән тулуын теләде. Билгеле булганча, мәхәббәт могҗизалар тудыра, ә гаилә-могҗизаларның иң гүзәле! Бу вакыйга турында хатирәләрне гомер буе саклап  калыгыз, бергә шатланыгыз һәм кулга-кул тотынып тормыш юлыннан барыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International