Бүген, 2020 елның 12 августында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Латиповлар гаиләсен бәллүр туйлары белән котладылар, аларга бәхет һәм иминлек теләделәр, ГХАТ Идарәсенең Мактаулы актын һәм җирле «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы исеменнән котлау открыткасын тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.
Моннан нәкъ 15 ел элек ирле-хатынлы Латыйповлар өчен туй маршы яңгырады. Шул вакыттан бирле Рәмис белән Илүсә гаиләсендә мәхәббәт, хөрмәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрә. Ир белән хатын бер-берсенә наз һәм кайгыртучанлык белән карый, искиткеч улллары Дамирның уңышларына сөенеп яшиләр .