2020 елда никах теркәү өчен иң матур һәм популяр даталарның берсе булып «08.08.2020» санала. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә шимбә көнне 15 пар язылышачак.
«Сигезле» уңыш, иминлек һәм чиксез бәхетне символлаштыра, шуңа күрә бу датада төзелгән никахлар ныклы һәм бәхетле булачак.
Түбән Кама ГХАТ идарәсендә туй тантаналары өчен иң популяр көннәр булып җомга һәм шимбә көннәре кала.