Тәтеш шәһәрендә яшәүче Наталья и Ильнур Шафигуллинлар гаиләсендә өченче бала - Аиша. Әлеге гаиләнең калган балалары cеңелэрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.
Ләкин Аиша әти-әнисен тормыш авырлыклары куркытмый, алар балаларын хезмәткә өйрәтеп, бер-берсенә карата ихтирамлы булу һәм кайгыртучанлык күрсәтүне тәрбиялиләр. Әлеге гадәтләр күпбалалы гаиләләрдә иң мөһиме. “... мин гаиләбездә тагын бер сабыйның дөньяга килүенә бик шатмын, кечкенә тәрбияләү күбрәк әнисе һәм өлкән балаларыбыз җилкәсенә төшәчәк, ә мин гаиләбезне кирәк-яраклар белән тәэмин итәрмен” диде. Без дә аларны кызлары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз, әлеге гаиләдә һәр бала исән-сау һәм бәхетле булып үссеннәр!