08.08.2020 елда Әлмәт шәһәрендә туйлар

2020 елның 9 августы, якшәмбе

Туй - ул шундый тантаналы вакыйга, аңа кайбер кызлар кечкенәдән әзерләнә башлый. Икенчеләре аның турында сөйгән яры белән очрашудан соң гына уйлануны өстен күрә. Күлмәк, фата, чәчәкләр, бизәнү әйберләре һәм башка бик күп нәрсәләр алдан сайлап алына. Кайбер парлар бу көнгә тагын да җаваплырак карый һәм алдан ук үзләре сайлаган датаның имин булу-булмавын ачыклый.

Шимбә, 08.08.2020 ел, астрологлар бу көнгә аерым әһәмият бирә. Аны туйлар үткәрү һәм финанс иминлеге өчен уңайлы дип саныйлар.

Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә ундүрт пар үзләренең гаилә берлеген теркәделәр.

Никахлашу сарае коллективы яшь парларны тормышларындагы матур көннәре белән котлый!

Бер-берегезне яратыгыз, хөрмәт итегез, бәхетле булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International