"Әни-беренче сүз, һәр язмышта иң мөһим сүз!» дип исемләнгән, әниләр көненә багышланган цикл чаралары кысасында ГХАТ идарәсе белгечләре "Ана йөрәге мәхәббәт чыганагы"дигән “Заман” Уку һәм аралашу үзәгендә ток-шоу оештырдылар .
Аксубай районында, яшьләр арасында мәдәниятне популярлаштыру буенча «Пушкин картасы» Бөтенроссия программасын тормышка ашыру кысаларында, район мәдәният йорты тарафыннан төрле чаралар үткәрелә. Аксубай укучылары кызыклы концертларда һәм файдалы мастер-классларда актив катнашалар. ГХАТ бүлеге белгечләре катнашында «Осталык мохите» дигән чара үткәрелде.
2021 нче елның 22 нче ноябрендә Әгерҗе ГХАТ бүлегендә беренче игезәкләр теркәлде. Әлеге теркәүнең игелекле гаилә бәйрәме «Уллар көне» белән туры килүе үзе зур сөенеч.
Әниләр көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Әни – беренче сүз, һәр язмышта төп сүз!"дип исемләнгән чаралар циклы башланды. Әлеге циклны «Гаилә белеме» электив курсы буенча дәрес ачып ңибәрде.
2021 елның 22 ноябрендә, Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда Смирновлар гаиләсенең 25 еллык юбилей тантанасы булып узды.
Татарстанда 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игьлан ителде. Балтач районында дустанә мөнәсәбәттә удмурт, мари, татар, рус халкы яши. Балтач ГХАТ бүлегендә 2021 елда удмурт, мари йолалары белән үрелеп барган никахлашу тантаналары узды.
21 ноябрь - Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне, аның максаты – юл һәлакәтләрендә вафат булган кешеләрнең рухын искә алу һәм шулай ук барлык гражданнар өчен юл хәрәкәте иминлеге турында искә төшерү.
2021 елның 21 ноябрендә, Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
2021 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә агымдагы елның 700нче сабые тууы теркәлде. Матур номерлы юбилей таныклыгына Демид исемле малай ия булды. Бу грек тамырлары булган матур рус исеме “Аллаһ уйлары” дигәнне аңлата. Ирле-хатынлы Владислав Александрович һәм Анастасия Александровна икенче тапкыр әти-әни булдылар. Пар инде кызлары Пелагеяны тәрбияли.
20 ноябрьдә ел саен Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. Балалар-халыкның иң якланмаган өлеше. Безнең, өлкәннәребезгә, аларның тормышлары яхшы шартларда, сәламәтлек, мәгарифкә бәйле. Баланың балачагы бәхетле булырга тиеш, нәкъ менә бу ярдәм итә, аннары олы тормышта шәхескә әверелә, уңышлы һәм үз-үзен тәэмин итә торган кеше.