29 нче ноябрь көнне 12-нче мәктәпнең 5 «Б» сыйныфыннан килгән кечкенә кунакларны Никахлашу сарае чын-чынлап әкияти шартлары белән каршы алды. Йөзләгән якты ут, чыршы уенчыклары һәм "бүләкләр" онытылмас кәеф тудырды. Чөнки бу сихри бәйрәмгә кадәр 32 көн калды.
Баш белгеч Елена Исмәгыйлева «Җаваплы ата-ана» муниципаль проекты кысаларында «Гаилә тәрбиясе әлифбасы»дәресен гадәти булмаган формада үткәрде.
Балаларны каршы алганда, Елена Илья кызы камин залына үтәргә тәкъдим итте, без кияү һәм кәләш бүлмәсен шулай атыйбыз.
Аннан соң балалар Мендельсон маршы астында тантаналы залга кереп, никахлашу тантанасының серен белеп, шулай ук ГХАТ Идарәсе теркәгән акт язмаларының төрләре турында белделәр.