Биектау районының Инеш бистәсеннән Нурулхак һәм Миңсәвия Малитовлар гаиләсе бу айда икеләтә бәйрәм: 65 ел бергә гомер итүләренә һәм гаилә башлыгының 90 еллыгын билгеләп үттеләр.
1996 елда Малитовлар гаиләсе Инеш бистәсенә күчеп килә. Биредә алар беренче яшәүчеләр булып чыктылар. Гаиләдә өч бала, биш онык һәм алты оныкчык бар. «Әтинең куллары алтын. Йортлар төзи башлагач, барысы да үз куллары белән ясадылар: ишекләр дә, тәрәзәләр дә, түшәмнәр дә. Әни дә аңа тиң булырга тырышты. Ул безнең өчен текте, бәйләде. Без иң модалы киемнәрдә йөрдек», – ди Малитовлар гаиләсенең кызы Клара Нуретдинова. Нурхак Малитовның күкрәгендә юбилей медальләре-тылдагы хезмәтләре өчен.