Туй көне арттырмыйча гына әйткәндә – барлык гаилә парлары тормышында мөһим, бәхетле һәм якты вакыйга. Ә хисләр елдан-ел ныгысын өчен, әле элек-электән үк бу истәлекле датаны билгеләп үтү традициясе барлыкка килде.
2021 елның 30 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре "Милосердие" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдылар, анда концерт программасы кысаларында Яппаровлар, Ереминнар һәм Мерзовлар гаиләләрен еллык туйлары белән котладылар.
Чара барышында юбилярларга Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау актлары һәм истәлекле китаплар тапшырылды. Традиция буенча аларның исемнәре Түбән Кама никахлашу Сараеның Мактау китабына кертелде.
ГХАТ Идарәсе коллективы чын күңелдән сезнең йортыгызны һәрвакыт үзара аңлашу, сүнмәс мәхәббәт һәм чиксез бәхет белән генә тулуын телибез! Сезнең мәхәббәт көннән-көн ныграк, ышанычлырак һәм көчлерәк булсын! Котлыйбыз!