ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2021 ел
шимбә

Тантананың сәбәбчеләре – ярты гасыр элек, 1971 нче елның 20 нче нояберендә гаилә тоомышларын башлап җибәргән Ляпиннар гаиләсе. Әлбәттә ул чорда язылышу чарасы зәвыклы күлмәкләрсез, купшы бизәлгән машинасыз, бай табынлы ресторансыз һәм диңгез яры буендагы баллы айларсыз узган. «Әмма безнең иң кадерлесе – бер-беребезгә булган ышаныч, хөрмәт һәм чиксез мәхәббәт бар иде», диләр алтын кияү белән кәләш.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2021 елның 20 ноябрендә булачак яшь парларга кагыйдәләр турында сөйләделәр һәм яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Очрашу ахырында бер пар үрнәгендә никах теркәү тантанасының ничек узачагын күрсәттеләр.


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында 2021 елның 19 ноябрендә Чистай Никахлашу сараенда "халыкара" никах төзелде. Россия гражданины Галина Николаевна һәм Бельгия гражданы Фабьен Флореаль үз мөнәсәбәтләрен теркәделәр.


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә чираттагы игезәк балалар тууы теркәлде. Икеләтә шатлык! Икеләтә бәхет! Суфия һәм Алисә, бәхетле Илшат Әкъдәс улы һәм Елена Александр кызы Галләмовлар гаиләсендә беренче балалар.

Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә «Чистай медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең 1 нче курс студентлары булдылар.

 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә никахлашу сараен нәкъ менә бу көнне бизи башлау матур традициягә әверелде. Тылсымлы Яңарыш ишек алдын бизәүдән башланды, чөнки бу кунакларны каршы алучы һәм аларны тиешле эмоцияләр белән баетучы беренче урын. Якты гирляндалар, куе чыршы ботаклары, бантиклар һәм шарлар баскычка ямь һәм матурлык өстәде.

 

Бөтендөнья балалар көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен «Түбән Кама балалар йорты»нда булды һәм тәрбияләнүчеләре өчен мавыктыргыч «Хокук яклау Квизы» үткәрделәр.


17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 нче елның 17 нче ноябрендә Чистай ГХАТ бүлегендә 500 нче баланың тууы дәүләт теркәвенә алынды.

Мәктәпкәчә белем бирү Идарәсе белән уртак проект кысаларында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре «Гаилә белеме» дигән махсус спецкурсны тормышка ашыру буенча 15нче «Чулпан» балалар бакчасында булдылар.


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 16 ноябрендә Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре тарафыннан 1900 бала туу турында акт теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International