Кышкы туй чын мәгънәсендә әкияти бәйрәм булырга мөмкин, бары яратырга һәм могҗизаларга ышанырга гына җитә! Ә ЗАГС идарәсе коллективы, үз чиратында, яңа ел могҗизалары атмосферасын тудырырга тырышты. Түбән Кама ГХАТ Идарәсе ишек алдыннан тыш, камин залы һәм тантаналар залы яңа ел декоры белән тулыланды.
Булачак парлар өчен атналык дәрес шундый бәйрәм шартларында узды.
ГХАТ Идарәсенең тантаналар бүлеге белгечләре яшьләрне Сарайда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, никахлашу көнендә кияү һәм кәләшләрне нәрсә көтүе турында аңлаттылар.
Шулай ук тиздән үз мөнәсәбәтләрен теркәүче пар мисалында никахлашу тантанасы вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген ачык аңлаттылар. Һәм, әлбәттә, белгечләр кияү һәм кәләшләрдә туган барлык сорауларга да җавап бирделәр.