Бөгелмә районында Әниләр көне

2021 елның 28 ноябре, якшәмбе

Әни – җирдә иң мактаулы исем. Иң якын, кадерле, бердәнбер кешенең исемен йөртүче изге сүз күпме җылылык бирә!

Әниләр көне алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре, хатын-кызлар советы иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән бергә, «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның бала тудыру йортында яңа туган сабыйларның әниләрен Әниләр көне белән җылы котладылар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләделәр, беренче документларны –сабыйларның туу турында таныклыкларын, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресы, чәчәкләр һәм символик бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International